ДӨРЕС МАКСАТ КУЮ ҺӘМ ШУҢА ИРЕШҮ СЕРЛӘРЕ
Үз алдыңа максат куюны кибеткә бару белән чагыштырырга мөмкин. Кибеткә ипи алырга барганда, мәсәлән, без кайсы кибеткә барырга кирәклекне, якынча гына булса да ипинең кайсы киштәдә булуын, күпме торуын, кибеткә барып җитү өчен безгә күпме вакыт кирәклеген күз алдына китерәбез. Бер еллык максатлар белән дә нәкъ шулай.